Равиль Сайфутдинов стал победителем поэтического конкурса

27 февраля 2011 // Прочитано 478 раз
Заслуженный учитель Татарстана победил в поэтическом конкурсе, посвященном Пророку. Во Всероссийском конкурсе стихов под названием «Пророк Мухаммед послан на землю для милосердия», который прошел в пятый раз, стихотворение исполняющего обязанности имам-хатиба села Молвино, автора нескольких книг, преподавателя Равиля Сайфутдинова было признано «Лучшим стихотворением на татарском языке».


На конкурс в этом году было представлено 89 стихотворений.

Произведение Равиля хазрата Сайфутдинова называется «Сәхабәләр килгән Болгарга». Оно отражает историю наших предков и эпоху принятия Ислама на нашей земле.

Сәхабәләр килгән Болгарга

«Сез әүвәлге кавемнәр торган җирләргә барыгыз, карагыз, гибрәт алыгыз» (Коран, «Сура Гимран», 137 аят)
I
Болгар бүген халык белән тулы!
Бар ягыннан килеп Рәсәйнең
Татар дигән кавем нәрсә эзли
Хозур бер мәлендә бу җәйнең?

Безнең тарих җанга якын булган
Риваятьләр белән үрелгән:
Нух оныгы Алып, монда килеп,
Чабатасын кагып йөрегән.

Риваятьләр безнең үткәннәрне
Илаһи моң белән өретә,
Дәрәҗәсен бизи һәм күтәрә,
Күңелләргә иман беркетә.

Риваятьләр безгә хикмәт сөйли,
Әй Болгарым, нинди изге син!
Пәйгамбәрнең исән чагында ук
Килеп җиткән монда безнең дин.

Җиргә рәхмәт итеп җибәрелгән
Пәйгамбәрдән безнең бу илгә
Сәхабәләр килеп болгарларны
Өйрәткәннәр безнең хак дингә.

Болгар! Болгар! Шәҗәрәңнең башы
Ерак-ерак гасырлар аша
Җиргә рәхмәт итеп җибәрелгән
Пәйгамбәргә барып тоташа.

II
Егерме мең татар, саф-саф булып,
Атлап бара изге җирләрдән.
Безнең куллардагы яшел байрак
Әй җилферди иркен җилләрдә.

Җанланалар ак таш хәрабәләр,
Тере булып атлый хәтерләр.
Ә кылганнар – ап-ак чәчле тарих
Озата бара безне кадерләп.

Сахра тулы тәмле әрем исе,
Идел җиле шундый ягымлы;
Күкләр шундый биек, рухи сафлык,
Яшәү көче били җанымны.

Шушы җирдә сәхабәләр йөргән,
Идел суы белән пакьләнеп;
“Бәдавәм” һәм “Йосыф кыйссасы”ның
Саф моңнары калган сакланып.
III
Монда шәһәр чәчәк атып торган,
Еракларга данын таратып.
Шул Муллагол монда азан әйткән,
Идел киңлекләрен яңгыратып.

Җәмигъ мәчет нигезендә ташлар
Саклый кебек аның эзләрен;
Зур манара тәрәзеннән гүя
Күрәм кебек нурлы йөзләрен.

Гөлчәчәкле җиргә ятып тыңлыйм –
Ишетәм кебек аның сулышын;
Күз нурлары сеңгән диварлардан
Милли моңнар ташый тулышып.
IV
Без барабыз гүзәл тарих аша
Безнең белән гүя янәшә
Атлый кебек гүя сәхабәләр.
Чал гасырлар гүя берләшә.

Йөрәкләрдән ургып-ургып чыга
Пәйгамбәргә сәлам-салават.
Ул нурлаган Бөек Болгар илен,
Ул бердәнбер безгә үрнәк зат.

Бу туфракта соңгы йортын тапкан
Сәхабәнең рухы шат булсын.
Гүре бакый ахыйрәткә чаклы
Изгелеге белән балкысын.

Җиргә рәхмәт итеп җибәрелгән
Пәйгамбәрне күргән сәхабә,
Аның нурын монда ирештереп,
Бабаларга биргән мәртәбә.
V
Ирештер гел, Раббым, догабызны
Болгар бабаларның рухына;
Алар каршында без зур бурычлы
Илткән өчен ислам юлына.

Пәйгамбәргә әйтик салаватлар,
Көннән-көнгә әхлак яхшырсын.
Күңел Пәйгамбәрне сөю белән,
Шәфкать нуры белән яктырсын.

Әй татарым, тайма хак динеңнән,
Иҗтиһат ит булып әхлаклы;
Фанилыкта лаек урының ал,
Бакыйлыкка җыйма савапны.

Укы Коръән, өйрән Хәдисләрне –
Бар сорауга шунда хак җавап.
Салават әйт көн дә Пәйгамбәргә -
Инсанга ул – сүнмәс маяк зат.

Бар мактаулар, Раббым, Сиңа гына,
Расулеңә мең-мең салават.
Бәрәкәтләр иңдер җиребезгә
Бирче безгә гүзәл саф әхлак.

Поделитесь с друзьями